Бүген Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов ил һәм республика үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Кремльнең Ак залына җыелган 50 дән артык бүләкләнүче арасында төрле өлкә вәкилләре – дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр, галимнәр, муниципалитет җитәкчеләре, икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә озак еллар хезмәт куючылар, укытучылар, табиблар, идарәчеләр, савымчы һәм терлекчеләр, спортчылар һ.б. бар иде.