Бүген Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләрен тапшырды.
Кремльнең Ак залына җыелган өч дистәдән артык фәнни элита вәкиле һәм предприятие җитәкчесе арасында “Молекуляр кушылмаларның органик чыгышы – электроника һәм медицина өчен наноматериаллар җыюда кулланылучы блоклар”, “Үсемлекләрдә калий циркуляциясе процессының ялганыш механизмы”, “Нефтьне транспортлауның ышанычлылыгын күтәрү буенча технологик чишелешләр комплексын сәнәгатьтә реализацияләү” , “Авыр нефть чималын чыгару һәм эшкәртү процессларында интенсив парга әйләнү, электромагнит активлыгының инновацияле, энергия саклау технологияләре” хезмәтләре, “Оптик нурланышның матдә белән тәэсир итешүе: теория, эксперимент, кушымта”, “Органик булмаган матдәләрнең химик технологиясе”, “ Җинаятьчелек белән бәйле проблемаларны заманча чишү юллары”, “Борынгы заманнардан бүгенгә кадәр дөнья культурасы контекстында татар халкы тарихы” дигән эшләр циклларын тәкъдим иткән авторлар коллективлары һәм аерым авторлар бар иде.