Яңалыклар

02.09.2024

Татарстан Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булырга омтыла. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танҗу Билгич белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

02.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 95 нче яңа табигый-фәнни лицейда тантаналы линейкада булды. 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәпне «Яз»торак комплексында төзегәннәр.

01.09.2024

Татарстан - илнең төп нефть чыгару һәм нефть эшкәртү үзәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада белдерде.

01.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында яңа спорт-кинология комплексында булды.

01.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында төзекләндерү эшләре тәмамланган шәһәр сусаклагычында булды.

01.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы тулай торагында булды.

01.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә. Төп максаты - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.

01.09.2024

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле укучылар, студентлар, укытучылар һәм ата-аналар!

Сезне якты өметләр һәм матур хатирәләр  уята торган тантаналы
бәйрәм – Белем көне белән чын йөрәктән котлыйм.

01.09.2024

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!

Кадерле тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Күп еллар дәвамында Татарстанның нефть-газ тармагы республиканың куәте һәм байлыгы символы булды һәм булып кала, аның ярдәмендә күп кенә инфраструктура һәм социаль проектлар гамәлгә ашырыла, илебез үсешенең стратегик максатларына ирешү тәэмин ителә.

31.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика ветеринария учреждениеләренә яңа хезмәт машиналарыннан ачкычлар тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын 31 августта билгеләп үтелә торган Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлады.

Ул шулай ук ветеринария хезмәте алдында җитди бурычлар торуын әйтте.

Битләр: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>