Яңалыклар

05.09.2024

Хөрмәтле татарстанлылар!

8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Гражданнарның үз ихтыярын белдерүе нәтиҗәсе буларак, депутатлар, биш елга вәкаләт бирелеп, сайлап куелачак.

04.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимның эшлекле кичке ашында катнашты. Кичке аш рәсми сөйләшүләрдән соң узды.

04.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форум кырларында «Дело» компанияләр төркеме директорлар Советы Рәисе Сергей Шишкарев белән очрашты.

04.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәге яшь дипломатларының V диалогында катнашучылар белән очрашты.

04.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты.

Очрашу Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы кырларында узды.

04.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәренә килде. Татарстан делегациясе Көнчыгыш икътисадый форумында катнаша.  

03.09.2024

Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы Татарстан башкаласында 9-11 сентябрьдә узачак.

Оештыручылар федераль һәм чит ил кунаклары катнашында Россиядә цифрлаштыруны үстерүгә багышланган киң программа әзерләгәннәр. 

Kazan Digital Week - Татарстанның традицион чараларының берсе һәм республика өчен цифрлы үсешнең төп вакыйгасы, дип белдерде ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин бүген форумга әзерлек һәм аны уздыру буенча брифингта. Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

 

03.09.2024

 Кадерле татарстанлылар!

Чын күңелемнән сезне Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга һәм милитарист Японияне җиңүгә 79 ел тулу белән котлыйм!

Безнең өчен бу дата аерым әһәмияткә ия, чөнки егерменче гасырның иң канкойгыч сугышына соңгы нокта куелды.

 

02.09.2024

ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Караурман" кинофильмын күрсәтүдә булдылар.

02.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Генераль прокуроры урынбасары Юрий Пономарев белән очрашты.

Битләр: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>