Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренә Астанага килде.
Визитының төп максаты - Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашты.
Алексей Песошин Казандагы 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайлау участогында (Четаев ур.) сайлады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашты.
Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге 1747 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашты.
Сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хатыны белән килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тармакның финансистларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле финансистлар һәм финанс тармагы ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне финансистлар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм дәүләтнең икътисадый системасын үстерүдә һәм ныгытуда финанс өлкәсе хезмәткәрләренең әһәмиятле ролен ассызыклауга юнәлдерелгән", - диелә котлау текстында.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, генерал-полковник Анатолий Сергеев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кайбер транспорт инфраструктурасы объектларын карады һәм капитал сыешлы юл хуҗалыгы объектларын, шул исәптән Вознесенский трактын һәм Казандагы Горький шоссесын бәяләде.
Татарстан Республикасында гомумән бөртекле культуралар 1 млн 111 мең га мәйданда суктырылган, бу урып-җыю планының 84%ын тәшкил итә. 3 млн. 95 мең тонна ашлык суктырылган. Гектардан уртача уңыш - 28,7 центнер.
Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программалары тулысынча үтәлгән. Узган ике атнада гына да 13 муниципалитетта 23 объект төзелеп беткән. Моннан тыш, соңгы ике атнада 20 муниципалитетта 52 азык-төлек блогы (94тән) файдалануга тапшырылган, подрядчылар Апас һәм Чүпрәле районнарында соңгы 4 ресурс үзәген тәмамлаган. 15 тулай торакны ремонтлау программасы 4 объектны тапшыру белән тәмамланган - икесе Түбән Кама районында һәм берәр Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында.
Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.