Яңалыклар

09.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Millenium clinic күп юнәлешле медицина комплексында булды.

Рөстәм Миңнеханов медицина комплексының мөмкинлекләре белән танышты. Аңа шулай ук комплексны киләчәктә үстерү турында сөйләделәр. Комплекс күп юнәлешле клиника гына түгел, ә төрле категорияләрдәге номер фонды булган үз кунакханә комплексы булуы белән дә кызыклы. 

 

09.08.2024

Бүген Биектау муниципаль районында "Ике буын сугышчыларына" һәйкәл ачу тантанасы булды.

ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, чарада чыгыш ясап, һәйкәл ачылуны Биектау районы тормышында мөһим вакыйга дип атады, ул беркемне дә битараф калдыра алмый. 

08.08.2024

Татарстанда Кама аша күпердә кичү корылмасын төзү төгәлләнде. 1,3 км озынлыктагы күпер «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

07.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылы янындагы «Сәләт» форумы мәйданчыгында булды.  

07.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында Биләр авылындагы «Юнармеец» яшүсмерләр клубында булды. Клуб Дан орденының тулы кавалеры Михаил Сергеевич Шляпников исемен йөртә.

07.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

07.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты, анда фәнни-технологик үсешнең яңа этабында РФ субъектларының роле турында фикер алыштылар.

07.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

06.08.2024

Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясендә булды. Бу мәйданчык махсус сакланылучы табигать территориясе һәм шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында популяр ял итү урыны булып тора.

Искәртәбез, моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләрдә булган һәм аларны төзекләндерү буенча йөкләмәләр биргән иде.

06.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районына эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында ул Татар Томбарлы авылындагы «Берлек» терлекчелек комплексын карап чыкты. Комплекс төзелеше 2 этапта алып барыла.

Битләр: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>