Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов компаниянең Казандагы филиалын ачтылар. Ул - Идел буе федераль округында беренче филиал.
Бүген Казанда «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оешуга 25 ел тулуга багышлап хәрәкәтнең Югары советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, «ТНВ» РИХ Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Динь Ван Донг әфәнде белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга «Агроидел» халыкара агросәнәгать күргәзмәсен әзерләү һәм үткәрү һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы агымдагы хәл турында сөйләделәр.
Брифинг традицион рәвештә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясенең фәнни-технологик блогы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәгендә берничә объектта булды. Аны Рәис ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәрендә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыйп Хәйруллинда кунакта булды, аңа быел февраль аенда 100 яшь тулган.
Рөстәм Миңнеханов «Алексеевск- Әлмәт» тизйөрешле автомобиль юлын төзү барышы белән танышты.
Бүген Менделеевск районында Енабердино авылы янында «Гырон Быдтон» республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе Александр Журавлев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров азык әзерләү эшләре һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүдә цифрлы кораллардан файдалану турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.