Яңалыклар

06.07.2013

Бүген  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов Казанның үзәге буйлап ике катлы экскурсия автобусында танышу сәфәре кылды. Исегезгә төшерәбез, Игорь Шувалов бүген Казанга   2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының ачылу тантанасында катнашырга дип килде.

06.07.2013

Бүген иртән Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча  оргкомитеты  җитәкчесе Игорь Шувалов һәм Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко килделәр. «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова, XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов,  ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов каршы алдылар.

06.07.2013
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков БДБ, Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Европа буенча MasterCard халыкара түләү системасы президенты Белла Ставчански белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук “Ак Барс Банк” ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев катнашты.
06.07.2013

Бүген Казанда авиация сәнәгате өчен композит детальләр чыгару буенча "КАПО-Композит" заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, "Объединенная авиастроительная корпорация" ААҖ президенты Михаил Погосян, "Композит" ЯАҖ башлыгы Анатолий Гайданский катнашты.

05.07.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасында катнашты. Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы Карл Маркс ур., 8/13 йортта урнашкан. Чарада Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай, Россия МИДының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

05.07.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов телефон аша сөйләштеләр.
05.07.2013
Бүген Казанда “Радио Спорт” үзенең тапшыруын башлады. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
05.07.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов спортчы-хоккейчылар Алексей Морозовка һәм Данис Зариповка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнарын тапшырды. Чара Казан Кремленең каминлы залында узды, анда «Татнефть» ААҖ генераль директоры, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Шәфәгат Тәһәветдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.

05.07.2013
Бүген Татарстан башкаласында яңа никахлашу сарае -“Казан” гаилә үзәге - ачылды. Бу тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
05.07.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews челтәренең сатулар буенча директоры Жильберто Грибадо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.

Битләр: << 1751 1752 1753 1754 1755 1756 1757 1758 ( 1759 ) 1760 >>