Татарстан Республикасы белән “ИТАР-ТАСС” мәгълүмат агентлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүгә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төзелде. Документка Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм “ИТАР-ТАСС” генераль директорының беренче урынбасары Михаил Гусман имза салды.
Агымдагы елның беренче яртысында Татарстанда 1 млн 223 мең кв метрдан артык мәйданда торак сафка бастырылган. Бу - еллык биремнең 51 проценты. Планны үтәп чыгу өчен ел ахырына кадәр тагын 1 млн 174,4 мең кв метр торак мәйданын кулланылышка тапшырасы бар. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә шул хакта белдерде. Киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Бөтендөнья җәйге универсиадасының Казанда узучы кайбер ярышларын карады. Ул көрәшчеләр ярышларында, пляж волейболы матчында һәм бадминтон финалында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов билбауларда көрәш буенча Россия командасын 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасындагы гаять уңышлы чыгышлары белән котлады. Россия спортчылары бу көрәштә барлык алтын медальләрне яуладылар. Җиде чемпионның бишесе Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин һәм Ренат Әхмәтшин – республикабыз вәкилләре.
Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә бүген “Роналд Макдоналд йорты” ишекләрен ачты. Әлеге ике катлы бинаның нигез ташы узган елның август азагында салынган иде. Төзелеш эшләре шул ук елның сентябрендә башланды. Төзелешне үз акчаларына “Макдоналдс” компаниясе алып барды. Өйдән еракта өй мохите тудыра торган бу кунакханә Республика балалар клиник хастаханәсендә озаклап дәвалану курсы узучы балаларның әти-әниләре өчен яшәп тору урыны булачак. Балалар да стационардан чыгып әти-әниләре янында кала ала. Бу хәйрия проектын “Макдоналдс” компаниясе дөнья илләрендә инде дүрт дистә ел дәвамында тормышка ашыра. Бүген 30 дан артык илдә 300 дән артык шундый кунакханә эшләп килә. Казанда сафка басканы - “Роналд Макдоналд” йортының Россиядә әле тәүгесе. Бүген аны ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Роналд Макдоналд йорты”/ “Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды идарәсе рәисе, “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары, әти-әниләр катнашында узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кайбыч, Апас һәм Кама Тамагы районнары кырларын карады. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыклары озатып йөрде. Р.Миңнеханов кырлардагы вәзгыять белән танышкач хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Апас районының “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе ААҖ территориясендә Рөстәм Миңнеханов белән Март Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре белән аралашкач журналистларның сорауларына җавап бирделәр.