Яңалыклар

30.09.2013
Бүген Чабаксарда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россия эчке эшләр министры урынбасары Михаил Ваничкин уртак киңәшмәдә милләтара конфликтларны кисәтү һәм милли анклавларның күпләп урнашу урыннарында тәртипне тәэмин итү буенча федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең эшчщнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
30.09.2013
Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышында катнашучылар Идел буе федераль округы төбәкләрендә авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә барышы турында сөйләштеләр. Утырыш Чабаксарда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендәузды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
28.09.2013

Бүген Россия Федарациясе регионнарының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге стандартын гамәлгә кертү барышы турында “Сочи-2013” халыкара инвестицион форумында Россия Федарациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашындагы түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикер алыштылар.Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

28.09.2013

"Сочи-2013" халыкара инвестицион форумы - эшлекле очрашулар, яңа элемтәләр һәм эшлекле партнерлар эзләү өчен әйбәт мәйданчык ул. Мондый фикерне бүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында әйтте.

28.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумы кысаларында "Ренова" компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг белән очрашты. Очрашуда шулай ук "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

28.09.2013
Татарстанда 2013 ел капиталь ремонт программасына төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган атналык киңәшмәдә белдерде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
28.09.2013
Бүгенге көннең төп бурычы – җылылык җибәрү. Бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган атналык республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый бурыч куйды. Ул социаль учреждениеләргә җылылык бирү вәзгыятен катастрофик дәрәҗәдә дип атады.
27.09.2013

Алга киткән нефть чыгару сәнәгате булу Татарстанның икътисадый һәм социаль үсеше өчен нигез булып тора һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумының “Чимал регионнары: киләчәк буыннар өчен стратегия” темасына панель дискуссиясе барышында әйтте. Дискуссиядә шулай ук РФ энергетика министры Александр Новак, "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, "Лукойл" ААҖ башлыгы Ваһит Алекперов, Ханты-Манси округы губернаторы Наталья Комарова катнашты.

27.09.2013
2013 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ю.З. Камалтынов рәислегендә Татарстан Республикасы Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре, балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча район ведомствоара комиссия рәисләре катнашты.
27.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Битләр: << 1721 1722 1723 1724 1725 ( 1726 ) 1727 1728 1729 1730 >>