Бүген Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика күренекле урыннарының үткән ял көннәрендә тәмамланган "Россия 10" федераль проектында катнашуның нәтиҗәләрен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, интернет-тавыш бирү оештыручылары конкурсның ачыграк һәм аңлаешлы булуын тәэмин итәргә тиеш иделәр.
“Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә сентябрь сайлауларыннан соң, киеренкелекне бетерергә ярамый, киресенчә, кешеләр белән эшне, аларның проблемаларын чишүне яхшыртырга кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәүдә партия съездында. Съезда ТРдан 27 делегат катнаша, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.
Бүген Казанның Спорт сараенда “Идел буе” конференциясендә Төнге хоккей лигасының өченче сезоны ачылды. “Звезды Ночной хоккейной лиги” һәм “Казанские Драконы” бер-берсен җиңә алмады. Россиянең һәвәскәрләр хоккей лигасы дип аталган Төнге хоккей лигасы 2012 нче елда булдырылган. Хәзерге вакытта ул - Россиянең иң зур спорт оешмасы. Сезонны ачу матчлары Казан, Санкт-Петербург, Чиләбе, Подольск һәм Мәскәүдә уза.