Яңалыклар

15.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына биргән интервьюсында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча башлангыч йомгакларга карата фикерләрен белдерде.

14.09.2014
14 сентябрь көнне кич “Бердәм Россия” партиясе Рәисе, РФ премьер-министры Дмитрий Медведев видеоконференция режимында сайлаулар үткәрелгән регионнар вәкилләре белән аралашты. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хөкүмәт башлыгына республика парламентына сайлаулар барышы турында мәгълүмат бирде.
14.09.2014

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань-Арена» стадионында бәйрәм чарасында хәбәр итте.

14.09.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды, анда фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре сәүдә итә. Рөстәм Миңнехановны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Камияр Байтимеров озатып йөрде.

14.09.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Казан илкүләм тикшеренү технология университеты бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогында V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә катнашты. Тавыш биргәннән соң, Минтимер Шәймиевкә, шулай ук барлык сайлауларда катнашучыларга бирелгән кебек, “Мин тавыш бирдем” беләзеге тапшырылды.
14.09.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең тормыш иптәше белән бергә V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда катнашты.
14.09.2014
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда катнашты. Татарстан парламенты спикеры белән хәләл җефете Луиза Мөхәммәтшина Казанның 43 нче участогына иртәнге 8.00 сәгатьтән соң килде. Ул, залга керүгә, күзәтүчеләрне сәламләде.
14.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны белән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирделәр.  ТР Президент Казанның 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. 

13.09.2014

«INSERTS Инсертлар – Адмиралтейство бистәсе» халыкара проект-мәгариф семинары бүген Казанда тәмамланды. Семинарны тантаналы ябу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.


13.09.2014

Татарстанда 40 мең гектар бөртеклеләрне җыясы калды – бу гомуми мәйданның 3%ыннан да ким инде. Бүген барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр ителде.

Битләр: << 1591 1592 1593 1594 1595 1596 1597 1598 ( 1599 ) 1600 >>