Яңалыклар

09.08.2014

Бүген Петропавловск-Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатка крае сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатка крае Владимир Илюхин куйдылар.

08.08.2014
Бүген тарихта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар Казанда башланды.
Ярышлар мәйданчыгы Казансу елгасы ярында, Казан Кремле һәм Игенчеләр сарае янында урнашкан.

Халыкара дәрәҗәдәге ярышларның тантаналы ачылышында Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Суга сикерүләр федерациясе президенты Алексей Власенко катнашты.
08.08.2014
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, хәзерге вакытта Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча дәвам иттерелә торган эш кысаларында, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар мәсьәләләре буенча ICOMOS (ИКОМОС) экспертлары –Сьюзен Деньер (Бөекбритания) һәм Алкивиадес Препис (Греция) белән очрашты.
08.08.2014
Бүген Казанда Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә сәламәтлек саклау өлкәсендә Германия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча Вальтер Шеель исемендәге III Россия-немец форумы уза. Аның ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
08.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Камчатка краена килде. Петропавловск-Камчатка аэропортында аны Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин каршы алды.

07.08.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Италиянең “Кремонини груп” компаниясе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Кремонини груп” компаниясенең ит эшкәртү буенча бүлекчәсе, “Иналка” компаниясе генераль директоры, компаниягә нигез салучы һәм аның президенты Серафино Кремонининың улы Луиджи Скордамалья, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
07.08.2014

Казансу елгасының яр буен төзекләндерү эше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Ул җәяү “Казан” ММҮтән Кремльгә хәтле ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән узды.

07.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

06.08.2014

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика кырларында урып-җыю эшләре барышын каравын дәвам итә. Кичә ул Теләче муниципаль районы кырлары өстеннән вертолетта очып узды һәм “Алан” ҖЧҖ территориясенә төште, аннары җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән аралашты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

06.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Битләр: << ( 1601 ) 1602 1603 1604 1605 1606 1607 1608 1609 1610 >>