Яңалыклар

19.08.2014
Газ өчен түләү җыемы буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә һәм “Газпром межрегионгаз” ҖЧҖ ширкәте белән исәп-хисаплар буенча, тотрыклы төстә, беренче урынны алып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
19.08.2014
Агымдагы елның 15 августына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанның муниципаль районнарында 16 мең 446 күп фатирлы торак йортның 11 мең 883е буенча, ягъни якынча 80 процентында 2014/2015 елгы ягу сезонына әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән.
Барлыгы республикада 7 мең 382 социаль-мәдәният объектлары санала. Шуларның 2381 сәламәтлек саклау учреждениесенең 2047сендә, 1961 мәдәният объектының 1786сында, 3590 мәгариф оешмасының 3231ендә, 143 социаль яклау учреждениесенең 111ендә көзге-кышкы чорга әзерлек тәмамланган.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
19.08.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Рубин” һәм “Локомотив” арасындагы футбол матчын уздыру нәтиҗәләре һәм “Казан Арена” стадионында булачак матчларга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
18.08.2014
Татарстанның Кайбыч районы республикада күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков райондагы эшлекле очрашуы барышында хәбәр итте.
18.08.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Буа районына эш сәфәре кысаларында район активы белән очрашты. Район Мәдәният йортында узган очрашуда ТР Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Рәшит Гафиятуллин һ.б. катнашты.
18.08.2014
Бүген Татарстанның Буа районында капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм район башлыгы Азат Айзетуллов катнашты.
18.08.2014

Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү. Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.

17.08.2014

 «Казан-Арена» стадионында дөнья чемпионаты буенча беренче матч узды. Бүген Казанда яңа стадионда «Рубин» Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатының дүртенче туры матчында Мәскәү «Локомотив»ын кабул итте. Матчка мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия футбол берлеге башлыгы Николай Толстых, Казан мэры Илсур Метшин килгәннәр иде.

16.08.2014
“Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Бүләкне Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров кушуы буенча Чечен Республикасы буенча эчке эшләр министры Руслан Алханов тапшырды.
16.08.2014

Татарстан Республикасында 2014 елның 16 августына 775 мең гектар иген суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданнарының 48% ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, бөртеклеләр бүгенгә барлыгы 1680 мең тонна җыелган, шул исәптән уҗым бодае – 554,8 мең тонна.

Битләр: << 1591 1592 1593 1594 1595 1596 ( 1597 ) 1598 1599 1600 >>