Бөтен республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү – Татарстанда якындагы киләчәккә гомуми урта белемнең төп бурычы. Бүен бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында гомуми белем системасын камилләштерү турында» Татарстанның Иминлек советы утырышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Иминлек советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ашан” генераль директоры Вильгельм Убнер белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Венгриянең Авыл территорияләрен үстерү министры Шандор Фазекаш белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе ТЭМның Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.
Татарстан җитәкчелеге, федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы актив чаралар күрергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Икътисадый советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу утырышта республика министрлыклары, ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының гомуми хакы 36 млрд. сумлык резидент компанияләренең яңа проектлары МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышында каралды. Утырышны Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанның туризм өлкәсе алдында алга таба республикага туристлар агымын арттыру бурычы тора. Бу хакта бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерелде, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырышта РФ Туризм буенча федераль агентылык җитәкчесе Олег Сафонов катнашты.
Ил фәнгә, яңа технологияләргә, импортны алыштыруга мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Россия фәне көне алдыннан узды.