Яңалыклар

18.02.2015

Кризиска чаралар кысаларында безнең төп бурыч – бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм азык-төлек базарындагы ассортиментны киметмәү. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, кайбер муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

18.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комлексының күргәзмә экспозициясен карады. Форум «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә уза (2015 елның 18-20 феварле), ул шулай ук «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне һәм «Волгапродэкспо» 15 махсуслаштырылган күргәзмәне берләштерә.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карап чыкты, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да эре агрохолдинглар да бар иде.

17.02.2015
Биектау районы 2014 елга үз алдына куелган бурычларны тулысынча үтәде, һәм күп күрсәткечләрне сизелерлек яхшырта алды. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Бүген ул Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты, утырыш муниципаль берәмлекнең 2014 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Анда шулай ук Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
17.02.2015
Икътисади кризиска карамастан, Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә, диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль район советы утырышында.

Утырыш алдыннан Татарстан Премьер-министры «Союз» производствосында һәм «Икар Лтд» ҖЧҖда булды.
17.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чабаксар шәһәрендә Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

17.02.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Биектау муниципаль районында Биектау авылында яңа балалар бакчасында булды.

Катнаш типтагы “Сандугач” балалар бакчасы республика программасы кысаларында төзелгән. Объект узган елның февралендә төзелә башлаган, октябрьдә файдалануга тапшырылган. Балалар бакчасының гомуми мәйданы 4720 кв метр, төзелеш чыгымнары 130 млн сум тәшкил иткән.
17.02.2015
Бүген Болгарда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТРның Спас районы башлыгы Камил Ногаев һәм башка рәсми затлар катнашты.
17.02.2015
Соңгы атнада республикада тын юлларының кискен вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар 26 меңнән артык булган. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина китерде.
17.02.2015

Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәсфәрендә булды. Анад ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Чарада «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Сүз «КАМАЗ» ААҖне үстерү стратегиясе мәсьәләләре турында барды.

16.02.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Карелия Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Карелия башлыгы Александр Худилайнен катнашты. Ул республикада милли берләшмәләргә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Карелия Республикасында яшәүче 150 милләт арасында саны буенча татарлар җиденче урында тора. 

Битләр: << 1521 1522 ( 1523 ) 1524 1525 1526 1527 1528 1529 1530 >>