Бүген М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Аның кысаларында Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасы күрсәтелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Чара Казан Кремленең тантаналар залында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетының урология кафедрасы мөдире,
Россия Федерациясе Cәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы, профессор
Дмитрий Юрьевич Пушкарь белән очрашты.
Татарстанның суд системасында республикада яшәүчеләр өчен генә түгел, ә дәүләт муниципаль хезмәте органнары өчен дә мөһим җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә бәхәсләрне хәл итүдә закон үтәлеше төп роль уйный. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының Х конференциясендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды.
Мәктәп Хөсәен Мәүлетов урамындагы 5 нче йортта урнашкан, үз эшен ул әзерлек елы режимында («Foundation year») 2014 елның 1 сентябрендә башлады.
Мәктәп комплексы элегрәк ябылган 54 нче юллар төзелеше һөнәр лицее территориясендә урнашкан һәм берничә бинадан һәм тулай торактан гыйбарәт. Уку корпусларына капиталь ремонт ясалган, ике катлы бина базасында башлангыч сыйныфлар балалары өчен заманча уку кабинетлары төзелгән.
Бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Түләүле муниципаль парковкада транспортын калдырып та түләмәгән очракта (сәгатенә 50 сум түләү каралган), гражданнар, вазыйфаи затлар һәм юридик затлар 2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Әлеге мәсьәлә бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы бишенче утырышында каралды. Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан штраф күләмен 2,5 мең сум түгел, ә 500 сум итү тәкъдиме кертелгән иде. Әмма депутатлар аны кире какты.