Яңалыклар

20.05.2018

Бүген Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Татарстан спорт календаренең йөгерү буенча эре старты – Казан Марафоны-2018 старт алды. Массакүләм йөгерүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Матч-ТВ» спорт телеканалы генераль продюссеры Тина Канделаки, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

19.05.2018

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасында сәнәгать мәйданнары үсеше турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

19.05.2018

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгнеге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлару буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау эше дәвам ителә. 17 май көненә планлаштырылган 16 муниципаль мәктәпнең ундүртендә эшләр алып барыла. Бер объектта эшләр тәмамланган. 

19.05.2018

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  язгы чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 1,3 млн гектар җирдә эшләр тәмалманган, бу фаразлауның 73 %. Республика чәчү мәйданнарында арпа (382 мең гектар) һәм шикәр чөгендерен (66 мең гектардан артык) чәчүне тулысынча тәмамладылар.

18.05.2018

Татарстанда бүген “Бәллүр каләм” республика журналистлар конкурсына йомгак ясадылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның “Пирамида” мәйданчыгында узды.

18.05.2018

Кытайга эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов King Long United Automotive Industry Co компаниясенең автобуслар җитештерүе һәм XGMA компаниясенең йөк төягечләр һәм экскаваторлар җыю эшчәнлеге белән танышты.  

18.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Фуцзянь провинциясенең  Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан әфәнде һәм шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре җитәкчеләре белән очрашты.  

18.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Сямынь шәһәрендә «Татарстан-Фуцзянь» эшлекле форумы узды.

Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасының туризм һәм инвестицион потенциалы турында видеоролик күрсәтелде.

18.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәрен Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә дәвам итте. Башта Татарстан Президенты Meiya Pico ИТ-компаниясе эшчәнлеге белән танышты.

17.05.2018

Кытай Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәренә эш сәфәрен йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты Geely автомобильләр җитештерүче компаниядә булды. 

"«Джили» компаниясе - Кытайда иң эре автомобильләр җитештерү компанияләренең берсе. Сез җитештерүче транспортның безнең илдә популярлыгы арта бара, дилер үзәкләренең челтәре киңәя бар. Татарстанда шулай ук машина төзү юнәлеше юскән. Без авыр йөк автомобильләре, вертолетлар, самолетлар һәм суднолар җитештерәбез. Безнең КАМАЗ авыр йөк автомобильләре бөтен дөньяда билгеле. Без сезнең компания белән багланышларга шат булабыз", - диде очрашуда Рөстәм Ммңнеханов һәм Татарстан Республикасына чакырды.  

Битләр: << 1001 1002 1003 1004 1005 1006 1007 ( 1008 ) 1009 1010 >>