Яңалыклар

26.05.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус мәдәнияте бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Кабатланмас, ягымлы һәм үзенчәлекле бу бәйрәмнең тамырлары бик ерак гасырларга барып тоташа. Республика халкы, кунаклары, төрле милләт кешеләре аны тансыклап көтеп ала. Россиянең төрле төбәкләреннән монда әлеге гаҗәеп вакыйганың тылсым көче берләштергән күпсанлы коллективлар һәм тамашачылар җыела.

25.05.2018

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия эшкуарлык көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында катнашты.

Бу тантана Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан) узды.

Алексей Песошин чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында Сәүдә-сәнәгать палатасын булдыру тарихын искә алды.

25.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Пленар утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Франция Президенты Эммануэль Макрон, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Халыкара валюта фонды директор-җаваплы оештыручысы Кристин Лагард һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Ван Цишань чыгыш ясадылар. 

25.05.2018

Атом энергиясе буенча «Росатом» дәүләт корпорациясе Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 бөтендөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты, шулай ук WorldSkills International (WSI) - «Яшь профессионаллар берлеге (Ворлдскиллс Россия)» халыкара хәрәкәтенең илкүләм операторы белән хезмәттәшлек итәргә ниятен белдерде. 

Ниятләр турында өчьяклы килешү бүген ПХИФ-2018 киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм «Яшь профессионаллар берлеге (Ворлдскиллс Россия)» генераль директоры  Роберт Уразов тарафыннан имзаланды.

25.05.2018

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Инновацион регионнар агентлыгы әгъзалары булган регионнар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

25.05.2018

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

25.05.2018

Бүген ПХИФ-2018 кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ белән «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» ҖЧҖ арасында махсус инвестицион контракт имзаланды. 

Документка Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды.

25.05.2018

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумында "Алабуга" МИЗ оештырган эшлекле ашта белдерде. 

25.05.2018

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Россия Федерацияcе субъектларының инвестицияләр өчен климат халәте рейтингы нәтиҗәләре хәбәр ителде.

25.05.2018

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә «Түбән Кама нефть химиясе» компаниясе 807 млн. евро күләмендә 2032 ел азагына кадәр Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисы ябуы исәбенә озак сроклы  кредит килешүе төзеде. Килешүгә «Түбән Кама нефть химиясе»ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Дойче Банкның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка төбәкләрендә баш башкарма директоры Ашок Арам (Ashok Aram, CEO EMEA) кул куйды. 

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты. 

Битләр: << 1001 1002 1003 ( 1004 ) 1005 1006 1007 1008 1009 1010 >>