Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге (Молдова Республикасы) башлыгы Ирина Влах белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Yokogawa Electric Corporation президенты һәм баш башкарма директоры Такаши Нишиджима әфәнде белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында узды.
Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән X5 Retail Group арасында хезмәттәшлек турында килештеләр. Имзаларны документка ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм X5 Retail Group баш финанс директоры Светлана Демяшкевич куйдылар. Имзалау чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Эрмитаж - Казан” үзәгендә рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды.
Ринат Анимаев – Франция рәссамы, чыгышы белән татар. 1989 елдан Франциядә яши һәм эшли. Франция рәссамнар берлеге әгъзасы.
Евразия икътисадый берлеген төзү – безнең дәүләтләр җитәкчеләренең мөһим адымы, һәм бүген без аның халыкларыбызның киләчәге, евразия киңлеген геосәяси, икътисадый һәм мәдәни үстерү өчен мөһим булуын аңлыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ-2018) кысаларында узган сессияләрнең берсендә хәбәр итте.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" панель сессиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 киңлекләрендә хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда катнашты.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе (Үзбәкстан) арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов куйдылар.
Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты.