Яңалыклар

24.08.2018

Бүген Казанда В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында Төзүче көненә багышланган бәйрәм концерты уза. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты. 

24.08.2018

Бүген кичен Татарстан Республикасына ике көнлек (2018 елның 24-25 августы) эш сәфәре белән Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Мәүлет Чавушоглу әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры уырнбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре каршы алды.  

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзүче көненә багышланган бәйрәм концерты карый. 

Тантана бу минутларда В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында уза. Искәртәбез, быел мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды. 

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш барышында берничә нотык тыңланылды. «Ру-Инжиниринг» ФҖП директоры Равиль Идиятуллин Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы предприятиеләрендә RU DRIVE бренды белән энергияне нәтиҗәле тотучы җайланмалар кертүне тәкъдим итте.  

24.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздыра.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында оештырылган. 

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

2018 елның җиде ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм сентябрь аена бюджеты расланды.

Компаниянең быелның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.  

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» масус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы  утырышы узды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы әгъзалары МИЗда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген башкаруга гомуми күләме 181,1 млн. сумлык инвестицияләре белән 10 яңа компания заявкасын карадылар. Барлык заявкалар да хупланды.

23.08.2018

Татарстан Президенты республика территориясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү кирәклеген билгеләп үтте. Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында катнашты.  

Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.  

23.08.2018

Ихтыяҗ булган эшче белгечлекләрен әзерләү потенциаль эш бирүчеләр һәм җайланмалар китереп торучылар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте.  

Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.    

23.08.2018

Татарстанда мәгариф өлкәсе берләштерелгән бюджеты 2010 елдан бирле  3 мәртәбәгә артты һәм якынча 90 млрд. сум тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте. Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.    

Битләр: << 971 ( 972 ) 973 974 975 976 977 978 979 980 >>