«Бу предприятиегә нигез салучыларның барысы алдында да баш иябез. Алар — 1969 елда әлеге искиткеч проектны башлап җибәргән эшчеләр, төзүчеләр, инженерлар, галимнәр. Бирегә бөтен Советлар Союзыннан кешеләр килде, монда уникаль коллектив барлыкка килде". Бу сүзләрдәг Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "КАМАЗ"ның 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта чыгышын башлады.
Искәртик, Владимир Путин бүген Чаллыга эш сәфәренә килде.
Ул "КАМАЗ" автоконцернының двигательләр заводында, кабиналар каркасы производствосында булды.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин автогигантка эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ җитештерүенең заманча техникасы үрнәкләре белән танышты.
Искәртәбез, Владимир Путин Чаллыга «КАМАЗ»ның төп конвейерында автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашу өчен килде.
Нәкъ 50 ел элек, 1969 елның 13 декабрендә, булачак автогигантның сәнәгать мәйданчыгында экскаватор беренче чүмеч җирне казып алды. “КАМАЗ” заводын төзү тарихы турында бүген автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта Татарстанның беренче президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев искә алды.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәренә килде.
Лемаев исемендәге Бигеш «Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Килүгә үк дәүләт башлыгы «КАМАЗ» ГАҖның кабиналар каркасы заводына юнәлде. Бу – соңгы ун елда «КАМАЗ» территориясендә төзелгән иң заманча һәм иң эре объект.
Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде.
Килеп төшүгә, Н.В. Лемаев исемендәге "Бигеш" халыкара аэропортын ул "Алабуга" махсус икътисадый зонасын карарга юнелде.
Биредә Денис Мантуровны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Алар "Форд Соллерс Алабуга" заводын карадылар.
Хәзерге вакытта бу заводта "Аурус" автомобильләрен серияле җитештерүгә әзерлек бара.
13 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре кыла. анда ул «КамАЗ» берлегендә булачак. Дәүләт башлыгы данлыклы автомобильләр заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаша, производство линияләре белән таныша, предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка эш сәфәре кысаларында «Великий камень» Индустриаль паркында булды.
Беларусь Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил партнеры. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас белән очрашуда белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Минскка эш визиты кысаларында узды.
Бүген Казанда түгәрәк өстәлдә катнашучылар югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Түгәрәк өстәл РФ Прокуратура университетының Казан юридик институтында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикаына эш сәфәре кысаларында Минскта Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда булды. Экскурсия алдыннан ул, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алып, «Минск - герой-шәһәр» стеласына чәчәкләр салды. Тантанада Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Игорь Ляшенко һәм Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Мезенцев та катнашты.