Яңалыклар

18.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kravt Invest компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Үзара файдалы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сүз барды. 

18.12.2019

Бүген кичен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

18.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегиясе һәм Татарстан Республикасында хокук саклауны тәэмин итү координацион киңәшмәсенең уртак утырышы узды.

Чараны ТР Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Төп доклад белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады. 

 

18.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" ХIV форумының пленар утырышы эшендә катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды. 

Форум Казанда 17-20 декабрь көннәрендә барачак. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев хәбәр иткәнчә, форумда Россия Федерациясенең 63 төбәгеннән, 29 чит илдән 600 делегат катнаша. 

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыкты, күргәзмә комплекс холларының берсендә оештырылган иде. 

18.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фәхәд Мөхәммәд Әл Әттыйя белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

18.12.2019

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген видеоконференцэлемтә режимында Дәүләт наркотикларга каршы көрәш комитеты утырышында катнашты. Бу чара РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев рәислегендә узды.

18.12.2019

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Технологик үсеш агентлыгы генераль директоры (Мәскәү) Сергей Зинченко нефть-газ тармагында проектларга ярдәм күрсәтү турында чыгыш ясады.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда нефть-газ тармагы өчен перспектив проектлар каралды. 

18.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда нефть-газ комплексы өчен перспективалы проектлар каралды.

18.12.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов катнашты.

 

17.12.2019

Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының елны йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Быел Инвесторлар клубы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены форматында Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсе мәйданында узды. 

Чараны "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены магистры, ике кат "Бәллүр ябалак" яулаган Елизавета Овдеенко алып барды. 

Сәламләү сүзе белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. 

Битләр: << 771 772 ( 773 ) 774 775 776 777 778 779 780 >>