Яңалыклар

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - "РЖД" ААҖ филиалы башлыгы Рәшид  Фирдәүс улы Сәйбаталов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.   

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Президенты «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләренең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышты.

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды – «КАМАЗ-мастер» спортчыларына «Дакар-2020» халыкара ралли-марафонында җиңүләре уңаеннан хөрмәт күрсәттеләр.

Искәртәбез, «Дакар-2020» ралли-марафоны Согуд Гарәпстанында узды, һәм  «КАМАЗ-мастер» командасы йөк классында җиңү яулады. Андрей Каргинов экипажы беренче урынга чыкты, гомуми зачетта көмеш – Антон Шибаловта.

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Очрашу  Казан Кремлендә узды. Компания башлыгы 2019 елда предприятие эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм быелга планнары турында сөйләде.    

29.01.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2020 елның 29 гыйнварыннан 11 февральгә кадәр чираттагы ялда була.

28.01.2020

Россия медицина фәннәре академиясенең Россия кадриология фәнни-производство үзәгенең А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-тамыр хирургиясе отделы җитәкчесе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

28.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Time Hotels Management генераль директоры Мөхәммәт Авдалла белән очрашты. 

28.01.2020

Җәмгыятьнең цифрлы трансформациясе шартларында дәүләт статистикасы органнары объектив һәм тулы мәгълүмат чыганагының аерым ролен алды. Соңгысы республика хакимиятенә барлык татарстанлылар өчен мөһим карарларны оператив һәм вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан статистика хезмәте һәм Социаль-икътисади мониторинг комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

28.01.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Alishech Ltd» медик компания президенты Исраэль Левин белән очрашуы узды. 

28.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Моношәһәрләре Фонды ярдәмендә Татарстан Республикасы моношәһәрләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган телекүпердә катнашты. 

Телекүпер Казан (ТР Хөкүмәте Йорты), РФ Моношәһәрләр Фондының ситуацион үзәге һәм "Зеленодольск" сәнәгать паркы территориясендәге бүлү үзәге төзелеше мәйданчыгы арасында узды. 

Телекүпердә ВЭБ.РФ Рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры Ирина Макиева, "ВЭБ.РФ" дәүләт үсеш корпорациясе Рәисе Игорь Шувалов, «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан моношәһәрләр үсешенә аеруча игътибарлы. 

Битләр: << 751 752 753 754 755 756 757 758 759 ( 760 ) >>