Сатып алулар ачык һәм нәтиҗәле системасы булмаса илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру мөмкин түгел.
Бу хакта бүген Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде.
Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Утырыш Иннополиста узды. Чарада Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, республиканың мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2019 елда бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм 2020 елның февраленә бюджеты расланды.
Директорлар советы үткән елда эчке аудитка идарә эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга эчке аудит планнары турында мәгълүмат тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты.
Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасында эшчәнлек башкаручы эре сәнәгать предприятеләре топ-менеджменты вәкилләре белән очрашуы кысаларында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Автодор" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ува-молоко» компаниясе (Удмуртия) җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда «Ува-молоко» ҖЧҖен гамәлгә куючы һәм генераль директоры вазыйфаларын башкаручы, «Касымовский» сөт комбинаты» ҖЧҖ директоры Александр Емшанов, «Ува-молоко» ҖЧҖ башкарма директоры Татьяна Зубарева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның С.П. Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ГАҖ филиалы җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген Татарстан предприятиеләре җитәкчелеге белән очрашу сериясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзәл Хаҗиев белән компаниянең үткән елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга планнары турында фикер алышты.