Яңалыклар

20.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Җиңү" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышыныда катнашучы, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.

20.02.2020

Без Россиянең бөтенлеген саклаучы солдатлар һәм офицерлар батырлыгына һәм ныклыгына ышанабыз, һәм теләсә кайсы минутта илне яклауга, тыныч тормышны саклауга әзер булучыларның барысына да рәхмәтлебез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны яклаучы көненә багышланган чарада хәбәр итте.   

Тантана Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. 

20.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара. Дәүләт Советы эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнаша .  

Сессия күптән түгел генә  вафат булган депутатлар Габделхәй Кәримовны һәм  Айрат Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Президимум көн тәртибенә  29 сорау  тәкъдим иткән иде, аларның җидесе –Татарстан Республикасы законнары проекты. 

20.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендәге Израиль Дәүләтенең эшләрендә Вакытлы ышанычлысы Яков Ливне белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, Яков Ливне Татарстангда ике көнлек эш сәфәре белән килде. 

Бүген яклар Израиль һәм Россия Федерациясе төбәге буларак Татарстан арасында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. 

19.02.2020

Бүген Чаллы – үсеш алган социаль һәм шәһәр инфраструктурасы булган зур сәнәгать үзәге. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы шәһәр Советының 2019 елга йомгак ясауга багышланган утырышында хәбәр итте. Анда шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

19.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХ реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе Константин Цицин белән очрашты.

Очрашу барышында дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә финанс ярдәмен бирү һәм аны файдалану мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

19.02.2020

Бүген Чаллы шәһәр советы утырышы алдыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды.

19.02.2020

Лаеш районы – республиканың иң уңышлы үсеш алган муниципалитетларының берсе. 2019 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында район 3 урында. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районы Советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдүс Зарипов һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.

19.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Утырыш районның Мәдәният йортында узды. Фойеда Әгерҗе районы предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсе оештырылган иде. 

Рөстәм Миңнеханов башта Россия тимер юлларын төзегән Николай фон Мекк оныгы Денис фон Мекк белән очрашты. 

 

19.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районында эш сәфәрендә.   

Төп максаты – Әгерҗе муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланган район Советы утырышында катнашу.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Энергетиклар урамындагы 16 фатирлы йортка кешеләр күченү тантанасында катнаштылар.

Битләр: << 741 742 743 744 745 746 747 ( 748 ) 749 750 >>