Яңалыклар

26.02.2020

Буа районы республиканың Идел арты үзәге булып танылды һәм конкурентлы өстенлекләргә ия. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.

26.02.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Игорь Бабушкин Казанга кыска сроклы эш сәфәренә килгән.  

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

26.02.2020

Бүген Казан вертолетлар заводында Ми-38 беренче серияле вертолетын заказчыга тапшыру тантанасы узды.

Тантанада «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан вертолетлар заводы идарәче директоры Юрий Пустовгаров, заказчы - «Газпромбанк Лизинг» компаниясе вәкилләре, шулай ук КВЗ коллективы катнашты.

26.02.2020

Бүген көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буа районында булды. Максаты – Буа районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашу иде.

26.02.2020

Авыл хуҗалыгы Апас районы икътисадының стратегик мөһим тармагы санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Апас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде. Анда Апас районы башлыгы Равил Хөснетдинов катнашты.  

Утырыш Каратун тимер юл станциясе поселогының мәдәният йортында узды.

26.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында булды. Ул анда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашачак.

26.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчы Гёкдениз Карадениз белән очрашты.

Очрашуда спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше, балалар спортына ярдәм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.

26.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Карба Отомотив» компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмет Эрикан, Төркия Республикасы Президенты Администрациясенең Иминлек һәм тышкы сәясәт советы әгъзасы, Төркия Республикасының «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемендәге вәкиле Исмаил Сафи, Karba Otomotiv компаниясе генераль директоры Муса Эртунч катнашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы белән «Карба Отомотив» компаниясе арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

25.02.2020

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары белән сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы турында семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул бүген республика территориясендә сәнәгатьнең төрле тармагына караган предприятиеләр урнашканлыгын искә төшерде.

25.02.2020

“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары Татарстанның хәрби зиратларын һәм истәлекле урыннарын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.

Битләр: << 741 742 743 744 745 ( 746 ) 747 748 749 750 >>