Яңалыклар

06.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу һәм авыл хуҗалыгы объектларын карау өчен берничә муниципаль районга эш сәфәре кыла.

Беренче район - Кукмара муниципаль районы, анда гектардан уртача 50 центнер уңыш чыга. Аннары Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районында булды.

06.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына җибәрәчәкләр.

06.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара 3 нче урта мәктәбенең яңа корпусын ачуда катнашты.

06.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында эш сәфәрендә булды. Визиты вакытында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Республика Рәисен ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрделәр.

05.08.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның төрекмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуы гадәттәгечә дустанә атмосферада узды. Әлеге очрашу шулай ук бу көннәрдә Төркмәнстанның «Аваз» милли туристлык зонасында уза торган диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның Өченче конференциясе кысаларында узды.

05.08.2025

Татарстанда газ җайланмаларын техник тикшереп чыгу планы 100%ка үтәлә. Быел 12 меңнән артык хәвефле хәл булдырылмый калган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы - республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр итте.

05.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның «Аваза» милли туристлык зонасында уза торган диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның өченче конференциясендә эшли. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм БМО Генераль секретаре Антонио Гутерришның дәрәҗәле кунаклар – форумда катнашучылар белән сәламләү очрашуында катнашты, шулай ук диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның пленар утырышында - Өченче конференциясе ачылышында булды.

04.08.2025

Бүген кичен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Төркмәнбашы шәһәре халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Финанс һәм икътисад министры Мәммәтгулы Астанагулов һәм Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, шулай ук кабул итүче ил Хөкүмәтеннән башка югары дәрәҗәле затлар каршы алды.

02.08.2025

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программаның кураторы, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның Татарстанда нинди темплар белән баруы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

02.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымда «Ак Барс» яшьләр үзәгендә булды. "Сәләт-Ак Барс" - яшь спортчыларны, активистларны, иҗади балаларны берләштерә торган белем бирү-үстерү мәйданчыгы.

Биредә ял итүчеләр саны ел саен арта.

Битләр: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>