Яңалыклар

16.03.2022

Татарстанда штаб төзелде, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланды. Социаль әһәмияткә ия булган төп товарларга бәяләр һәм аларның запаслары булу тикшереп торыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган һәм Россия Федерациясе субъектларына социаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

16.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ субъектларына социаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

16.03.2022

Бүген Казан Кремлендә Казанның 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак инаугурациясе хөрмәтенә чара узды.

Исегезгә төшерәбез, инаугурация кичә, 2022 елның 15 мартында, Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашында узган иде.

16.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. 

15.03.2022

Бүген Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итүләр йортында 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казан шәһәре инаугурациясе узды.

Чарада Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

15.03.2022

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча кайбер чаралар әзерләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сөйләде.

«Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан предприятиеләрнең чит илдән кертелә торган продукцияләрнең кайбер төрләренә ихтыяҗлары турында мәгълүмат җыю эше алып барыла. Кайдадыр хәзер җитештерүчеләребезнең логистик чылбырлары бозылу очраклары бар», - диде ул.

15.03.2022

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы һәм «Туризм.РФ» корпорациясе арасында төбәкнең туристик инфраструктурасын уртак үстерү турында килешү имзаланды.

Документка Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко барында имзаланды. 

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Туризм.РФ» корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов кул куйды.

14.03.2022

Татарстанда соңгы дөньякүләм вакыйгалар фонында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйтү кирәклеге артты.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының планнан тыш утырышында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, соңгы вакытта мәгълүмат кырында булган күп мәсьәләләр иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән, һәм мөһим бурыч – җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итү, социаль киеренкелекне киметү.

14.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group бүлү үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президенты азык-төлек запасы, шул исәптән беренче чиратта кирәкле товарларга бәйле вәзгыятьне бәяләде. Аны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.

14.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Майский» теплица комбинатында булды. Ул җиләк-җимеш, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр җитештерү буенча теплицаларны карады, шулай ук энергоүзәкнең эше белән танышты. ТР Президентын Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Майский» ТК ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев озата йөрде.

Битләр: << 491 492 493 494 495 496 497 498 ( 499 ) 500 >>