Яңалыклар

02.04.2022

Татарстан Республикасында 903 торак пунктта 18 мең 164 йортка потенциаль рәвештә газ кертелергә тиеш. Газ кертү эшләре Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

01.04.2022

Казан Кремлендә төрле өлкәләрдә иң яхшы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Бүләк алучылар: спортчылар, предприятиеләр хезмәткәрләре, нефтьчеләр, мәдәният һәм фән әһелләре – Татарстанның уңышлы үсеше өчен нигез тудыра, дип билгеләп үтте тантанада катнашучыларга мөрәҗәгатендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

31.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президентына кабул итүе һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә шәхсән кызыксыну белдерүе өчен рәхмәт белдерде.

31.03.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

31.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортына үтте. 

31.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Сенегал» эшлекле форумы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә катнашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Сенегалда эш сәфәрендә.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Сенегал арасында товар әйләнеше 1,76 млн. доллар тәшкил итте. 

31.03.2022

Бүген «Татарстан - Сенегал» эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гамбия делегациясе вәкилләре белән очрашты.

 

31.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалга эш сәфәре кысаларында Туба шәһәре җитәкчелеген сәламләде, ул Сенегалның мөселман дини үзәге булып тора.

Рөстәм Миңнеханов Туба шәһәре вәкилләрен Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына чакырды.

30.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалда эш сәфәрендә.

Дакар халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Сенегальчеләр эшләре буенча чит илләрдә дәүләт секретаре Моиз Диар Дьеган САРР, Россиянең Сенегал һәм Гамбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков һәм башкалар каршы алды.

30.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кысаларында Expo Dubai 2020 бөтендөнья күргәзмәсе павильоннарында булды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Президенты Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форум чараларында катнашты.

Битләр: << 491 492 493 ( 494 ) 495 496 497 498 499 500 >>