Яңалыклар

22.08.2023

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы берничә инновацион проектны карады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

 

22.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» компаниясе Директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

21.08.2023

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча «Яңарыш» республика фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

20.08.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгриянең милли бәйрәме - дәүләт төзелү көне уңаеннан рәсми чарада булды.

 

20.08.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңел атлетика буенча 2023 елгы XIX дөнья чемпионатында булды.

20.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Босниясе һәм Герцеговина Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты. Очрашуда шулай ук Босния һәм Герцеговина Президиумы әгъзасы Желька Цвиянович катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Венгрия ягы чакыруы буенча Будапештта, анда Венгрия дәүләтенең оешу көне уңаеннан уздырылган чараларда катнаша.

19.08.2023

Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Венгрия ягы чакыруы буенча Будапештта эш сәфәрендә.

 

19.08.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгриягә эш сәфәренә килде. Будапешт халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Венгрия Премьер-министры Администрациясе башлыгы Гергей Гуйяш һәм Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Евгений Станиславов каршы алды.

Венгрия ягы чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Дәүләт бәйрәме - изге Иштван көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашачак. Бу дата Венгрия дәүләте нигезләнгән көн буларак билгеләнә.

18.08.2023

Татарстан Республикасында 2023 елның 18 августына 2 млн 523 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 81%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылган.

18.08.2023

Бүген Татарстан Республикасында 1 млн. 80 мең га, ягъни бөртекле культураларның 72%ы суктырылган. Әтнә һәм Зәй районнары бөртеклеләрне җыеп бетерделәр. Якын арада Кама Тамагы һәм Саба районнары төгәлләнәчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 311 312 313 314 315 316 317 318 ( 319 ) 320 >>