2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уганда Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мозес Каваалууко Кизиге белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Арчаның үзәк мәчетендә булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта катнашты.
Утырыш Биектау районының Чыршы авылында узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм башкалар Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге күргәзмәсен карадылар, анда авыл хуҗалыгы кооперациясе предприятиеләре үз продукцияләрен күрсәттеләр.
Бүген Биектау районының Дөбъяз авылында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КООП ОКОЛО бренды астында ачылган яңа кибеттә булды.
Дөбъяздагы кибет - илдә меңенче һәм Татарстанда йөзенче авыл кибете, аның мисалында кооператив традицияләрнең технологик һәм кирәкле булуы күрсәтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңартылган уникаль һөнәрләр үзәгендә булды һәм һөнәрчеләр белән очрашты, алар аңа үз остаханәләрен күрсәттеләр.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Амур өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсе Губернаторы Василий Орлов белән очрашты.
Очрашу Благовещенскта, Россия-Кытай дуслыгы йортында узды.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.