Яңалыклар

14.03.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

14.03.2026

Татарстанда 63 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт эшләре 14%ка башкарылган. 60 объектта эшләр бара. Мондый мәгълүматларны бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

13.03.2026

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.

13.03.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галиҗәнап Бәһрәйн Әмире Хәмәд Ибн Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште.

13.03.2026

Бүген Иннополисның Попов ис. технопаркында Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2025 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәйтелгән утырыш узды. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова катнашты.  

13.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты. Очрашу Иннополиста Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2025 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышы алдыннан узды.

13.03.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.  

Оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде (видеоконференция режимында).

12.03.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рамадан чатыры» мәдәни-агарту проекты кысаларында Мәскәүдә хәйрия ифтарында катнашты.

Ифтар уздыру урыны гадәттәгечә Поклонная тавындагы Мемориаль мәчет мәйданчыгында узды.

12.03.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мытищида Россия кооперация университетында булды.

Бүген ул - Россия кооператив белем бирү системасының төп укыту-фәнни үзәге, кадрлар әзерләүнең күпьеллык тәҗрибәсе. Университетны оештыручы - Россия Федерациясе Центросоюзы.

11.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ОАК» ГАҖ генераль директоры Вадим Бадеха белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.  

Битләр: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>