Яңалыклар

10.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында сәнәгать паркының диңгез терминалында һәм JAFZA ирекле икътисадый зонасында булды.

10.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов DP World рәисе Солтан Әхмәт Бин Сөләйем белән очрашу уздырды. Искәртәбез, республика Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә килде.

10.12.2025

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Озак вакытлы үсеш архитектурасы: Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең яңа офыклары» Россия-Әмирлекләр бизнес-форумының пленар сессиясендә катнашты.

10.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия Әмирлек хөкүмәтара комиссиясенең 12 нче утырышында катнашты.

 

10.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында «Марафон» инвестицион төркеме президенты, Россия-Әмирлекләр эшлекле советы рәисе Александр Винокуров белән очрашты.

10.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә.

09.12.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Ватан геройларына ярдәм чаралары һәм аларның батырлыклары турында хәтер саклау чаралары турында сөйләштеләр.

Ватан геройлары өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы булдырылган, ул натураль рәвештә ташламаларны да, акчалата түләүләрне дә үз эченә ала, дип хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

09.12.2025

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Ватан Геройлары көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Без бүген көчле ихтыярлы һәм гаярь ватандашларыбызга – Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Дан ордены кавалерларына чиксез ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарьлеге, нык холкы, тәвәккәллеге, авыр вакытта Туган ил сагына басарга әзер торуы безнең өчен һәрчак гайрәтлелек, намуслылык үрнәге булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.

09.12.2025

Хөрмәтле татарстанлылар!

9 декабрь – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне. Чорыбызның иң төп афәтләреннән берсенә каршы көрәштә тырышлыкны берләштерү зарурилыгын искә төшерү мөмкинлеге биргән көн бу.

08.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Чараны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Эштә РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашты.

Битләр: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>