Бүген Казанда «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез.
Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театры янындагы паркта Яңа ел чыршысында һәм «Бияләй» ярминкәсендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысына чакырылган балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Чара Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда укуда, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән балалар катнашты. Очрашу «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Замбези елгасы" Казан зооботаника бакчасында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышында катнашты. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Көн тәртибенә 35 мәсьәлә керде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия акциясенең чираттагы чарасы узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
Яңа ел алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу Noble Millenium Panorama 5*яңа кунакханәсендә узды. Республика Рәисе елга йомгак ясады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.