Яңалыклар

24.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов реципиентлар һәм аларның туганнары белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау утырышы кысаларында, «Казан Экспо» ҮКҮ мәйданчыгында узды.

Очрашуда шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

24.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты.

Бүләкләү «Казан Экспо» ХКҮ каршындагы мәйданчыкта узды. Исегезгә төшерәбез, бүген биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышы уза.

24.01.2024

Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XIX Бөтенроссия ярышларын ачуда катнашты. Чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында узды.

24.01.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа гына ачылган «Нуриевлар клиникасы» медицина үзәгендә булды.

Үзәк Академик Лаврентьев урамындагы 13 нче йортта урнашкан, бу инвестиция проекты, аңа «Нуриевлар клиникасы» компанияләр төркеме 237 миллион сумнан артык үз акчаларын керткән. Исегезгә төшерәбез, медицина үзәген төзү өчен җир кишәрлеге ТР Рәисе күрсәтмәсе буенча бүлеп бирелгән иде. Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан мэриясе актив ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Төзелеш эшләре 2021-2023 елларда алып барылган.

24.01.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә яңа техника ачкычларын тапшырды. Тантана Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киң вәкиллекле уртак утырышы кысаларында узды.

23.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан Хөкүмәте белән СИБУР арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру, шулай ук «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» холдингларының республика предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

23.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында катнашты.

22.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Төбәкара хезмәттәшлек, төрле юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, Калмыкия коллегалары инвесторлар өчен шартлар тудыру, эчке туризмны үстерү, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һ. б. мәсьәләләрдәге Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр.

22.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Төбәкара хезмәттәшлек, берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Марий Эл Республикасын аеруча Татарстанның махсус икътисади зоналар булдыру тәҗрибәсен өйрәнү кызыксындыра.

22.01.2024

Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн режимда трансляцияләнде.

Утырыш 2023 елда ТР Төзелеш министрлыгы эшенә йомгак ясауга һәм агымдагы 2024 елга бурычларга багышланды. Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясаячак.

Битләр: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>