2023 елда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәк-ара идарәсе тарафыннан 1,7 мең контроль-күзәтчелек чарасы, шул исәптән 312 планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Бу хакта бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә аның җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә Чаллы ИТ-паркы мәйданчыгында уза, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова һәм башкалар катнаша.
Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эшли, анда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең «2023 елда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» киңәйтелгән киңәшмәсендә катнаша.
Киңәшмә Чаллы ИТ-паркында уза.
Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында катнашты. Эштә шулай ук РФ Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һ. б. катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татпотребсоюзның яңа макарон фабрикасында булды.
Бүген республика шәһәрләре һәм районнары тормышында иң актуаль тема - юлларны һәм квартал эчендәге юлларны, җәяүлеләр зоналарын кардан арындыру. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлешкә XI республика конкурсына йомгак ясалды.
Чара традицион киңәшмә кысаларында узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды, милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләренә кул кую процессы бара. Бүгенге көндә беркетмәләрнең яртысы диярлек кабул ителгән, тагын 42 проценты тикшерелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов X5 Group компаниясенең вице-президенты, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Станислав Богданов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023 ел йомгаклары буенча Алексеевск районы Советы утырышында катнашты.
Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды.
Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.