Яңалыклар

16.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты киң вәкиллекле уртак утырышында катнаша.

Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында уза.

15.02.2024

Бүген Мәскәүдә РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә Совет утырышы узды, анда «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» (АИМ) федераль проектында катнашучы югары уку йортлары 2023 ел өчен хисаплар тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис Университеты вәкилләре һәм «Ростелеком» ГАҖнең мәгълүмат системаларын үстерү буенча вице-президенты, Иннополис Университетының АИМ Экспертлар советы әгъзасы Дарий Халитов катнашты.

15.02.2024

ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышта ярдәм иткән өчен» медальләрен тапшыру тантанасы булды.

15.02.2024

Иранга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Исфахан провинциясе Губернаторы Сәед Реза Мортазави белән ике яклы очрашу үткәрде. Очрашу «Исфахан-Татарстан» эшлекле форумыннан соң узды.

15.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Дәүләт Советының илле беренче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

15.02.2024

Бүген Иран Ислам Республикасының Исфахан шәһәрендә "Исфахан – Татарстан" төбәкара эшлекле форумы узды, аның барышында төбәкнең социаль-икътисадый һәм сәнәгать үсешендә алдынгы ике ил бер-берсенә үзләренең икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте, Россия-Иран дәүләтара мөнәсәбәтләре кысаларында үзара хезмәттәшлекне үстерү өлкәләрен билгеләде.Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән провинция Губернаторы Реза Мортазави һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

15.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлавы.

14.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов МГИМОның халыкара-хокук факультеты деканы Никита Молчаков һәм МГИМОның Цифрлы икътисад һәм финанс инновацияләре үзәге директоры Элина Сидоренко белән очрашты.

14.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси белән очрашты. Очрашу Тәһранның Ибраһим Рәиси резиденциясендә узды.

14.02.2024

Теләче муниципаль районы Татарстан үсешенә лаеклы өлеш кертә. Бу хакта Теләче районы Советының 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга планнары буенча утырышында Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде.

Битләр: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>