17.03.2009
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре буенча, 2009 елның беренче ике аенда республикада ит җитештерү – 6 % ка, сөт җитештерү 2 % ка арткан. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Брифинг Татарстанның агросәнәгать комплексын язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган иде.
17.03.2009
Алдагы елларда Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы шактый ныгыды, һәм без 2009 ел республиканың авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булыр дип ышанабыз. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Аның фаразлауларына караганда, 2009 елда бөртеклеләр уңышы, минераль ашламалар керткән очракта, 5 млн. тоннадан ким булмаска тиеш.
16.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Мартин әфәнде Вукович белән очрашуы вакытында икътисадның төрле тармакларында уртак проектлар эшләү мөмкинлеге турында сүз барды.
Ике як та бүгенге көндә Россия Федерациясенең сәнәгый яктан зур үсеш алган субъектларыннан берсе булган Татарстан Республикасы белән Австриянең үзара бәйләнеше бик түбән булуын билгеләп үтте.
13.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшче визит белән Мәскәүдә. Ул анда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша.
12.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрәчәк. Анда Россия энергетика министрының урынбасары Сергей Кудряшов катнашачак.
10.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башлыгы Айнур Айделдинов журналистларга 23 нче - 24 нче апрельдә Казан венчур ярминкәсен үткәрүгә әзерлек турында сөйләде. Ул әлеге чараның Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе белән берлектә дүртенче тапкыр үткәрелүен искәртте.
10.03.2009
Вакытлыча оештырылган эш урыннарын исәпкә алганда, Татарстан Республикасы хезмәт базарында 17,4 мең буш урын бар. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Брифинг Интернет челтәре аша трансляцияләнде, анда Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша алды.
09.03.2009
Арендага ала торган компанияләр җитәрлек санда булып, хезмәтләренә ихтыяҗ тууга ук, “Q-Park Казан” логистик комплексының икенче чиратын төзү эшенә керешергә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районындагы логистик комплексның беренче чиратын ачу тантанасында бу турыда “Quinn Group” компаниясе (Ирландия) президенты Шон әфәнде Куинн әйтте.
Склад комплексын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
07.03.2009
Икътисади кризиска күчеп бара торган глобаль финанс кризисы аркасында инновацион программалар тукталырга тиеш түгел. Җомга, 6 нчы мартта, Мәскәүдә узган “Меркурий-клуб” утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов әйтте.
Утырыш Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгый палатасы башлыгы Евгений Примаков рәислегендә узды.
06.03.2009
Хәзер журналистларга дөньякүләм икътисади кризиска бәйле проблемалар турында гына түгел, аны җиңеп чыгу өчен Татарстан Республикасы тарафыннан күрелә торган чаралар хакында да язарга кирәк. Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары тармагының 2008 елдагы эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының “Татмедиа” Массакүләм аралашу агентлыгы үткәргән киңәшмәдә бу турыда республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.