Яңалыклар

23.04.2009
Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.
Очрашу ахырында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, анда икътисад һәм мәдәниятнең күп кенә юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сүз барган.
22.04.2009
Татарстан Республикасы икътисадның реаль секторында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен арттырачак. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия форумы кысаларында үткәрелгән панель дискуссиясендә бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
22.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия форумында катнашачак. Әлеге чара Мәскәүдә, Халыкара сәүдә үзәгендә була.
Форумда Татарстан Республикасын шулай ук Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев тәкъдим итә.
21.04.2009
2009 елда Татарстанда барлык торак программаларын тормышка ашыруга 15,1 млрд сум күчерү планлаштырыла, бу 11952 гаиләгә яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.
20.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Министр итеп Валерий Власов билгеләнде. Валерий Власовның әлеге вазыйфага билгеләнүе турындагы Указга 2009 елның 20 нче апрелендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кул куйды.
17.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер муниципаль район башлыкларына күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына кертелгән эшләрне тизләтергә кушты. Бу турыда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә әйтте. Әлеге чара, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
17.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яр Чаллы (Татарстан Республикасы) һәм Ляочэн (Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясе) шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы Меморандумга кул куелды.
Документка Яр Чаллы мэры Илдар Халиков һәм Ляочэн мэры Сунн Юаньфан кул куйды.
Меморандумга кул кую тантанасы алдыннан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре мэры Сунн Юаньфан һәм Кытай делегациясе әгъзалары белән очрашты.
16.04.2009
Дөньякүләм икътисади кризис тәэсир итмәсә, 2009 елда Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты 1 триллионга кадәр җиткән булыр иде. Бүген “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әйтте.
Шуны искәртик: форум Татарстан башкаласы Казанда (“Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәге) уза. Аны оештыручылар – Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы.
16.04.2009
Бүген Казандагы “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумында катнашучылар һәм анда килгән кунаклар өчен Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдир иттеләр.
Шуны искәртик: форум 16 нчы – 17 нче апрельдә Татарстан башкаласында уза. Ул Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган.
15.04.2009
Бүген Татарстанның хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ИВФ) Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Химаячеләр советы әгъзалары Америка гражданлык тикшеренүләре фонды (CRDF) һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Хезмәттәшлек итү программасында җиңү яулаган компанияләрнең һәрберсенә IV Казан венчур ярминкәсе кысаларында 10 мең АКШ доллары күләмендә өч грант бирүне хупладылар.

Битләр: << 2141 2142 2143 2144 2145 2146 2147 2148 2149 ( 2150 ) >>