19.05.2009
Декларация кампаниясе барышында Татарстан Республикасы гражданнары салым органнарына 245 меңнән артык керемнәр турындагы декларация биргәннәр. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасындагы Федераль салым хезмәте Идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Сафиуллин әйтте. Брифинг интернет челтәрендә on-line режимда трансляцияләнде, һәм глобаль челтәр кулланучысы булган һәр кеше анда катнашучыларга сораулар бирә алды.
18.05.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнәгый предприятиеләренең Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын (“ТАНЕКО” ААҖ проекты) төзү өчен металл конструкцияләр җитештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Маганов, “Камаглавстрой идарә компаниясе” ААҖ генераль директоры Валерий Самилов һәм башкалар катнашты.
15.05.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләре һәм муниципаль районнарында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшләренең барышына багышланган традицион киңәшмә үткәрде.
Чара, Татарстанның барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
14.05.2009
2008 елда Россиягә якынча 14,5 млн. кеше кергән, шул ук вакытта гражданнарның өчтән бере кат-кат кереп, чыгып торган. Бүген Казанда журналистларга бу турыда Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский әйтте.
Шуны да искәртик: бүген Татарстан башкаласында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә (БДБ) кергән дәүләтләр миграция органнары җитәкчеләренең бишенче утырышы ачылды. Аны Константин Ромодановский үткәрә. Утырышта катнашучылар БДБ илләре киңлегендәге миграция сәясәте, хезмәт миграциясе мәсьәләләре һәм Бердәмлеккә кергән илләр территориясендә бердәм хезмәт базары булдыру юллары турында фикер алыштылар.
14.05.2009
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә кергән илләргә миграция мәсьәләләрендә бердәм сәясәт булдырырга кирәк. Бүген Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә кергән дәүләтләр миграция органнары җитәкчеләре Советының 5 нче утырышын ачканда, бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Мигрантлар хезмәтенә ихтыяҗ зур булган объектлар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын (Түбән Кама), аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү заводын (Менделеевск) төзүне һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә киләчәктә башкарылачак эшләрне атап үтте.
14.05.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Россия медицина фәннәре академиясе президенты – Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов белән очрашты.
Очрашуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
13.05.2009
Татарстан Республикасы кырларында быел уҗым узган елдагыга караганда яхшырак тишелеп чыккан. Бүген журналистларга бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Шуны да искәртик: бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан республиканың дүрт муниципаль районына оештырылган сәфәрдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары республикабызның Әтнә, Арча, Балтач һәм Саба районнарында булдылар.
12.05.2009
Татарстан Республикасы территориясендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплексны төзү проекты Россия – Япония икътисади хезмәттәшлегенең бер үрнәге булып тора. Бүген Токиода бу турыда Внешэкономбанкның рәис урынбасары Анатолий Балло әйтте.
Шуны да искәртик: Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе Россия-Япония икътисади форумында, Россия һәм Япония губернаторлары конференциясендә катнашу максатыннан, эш визиты белән Япониягә килде.
12.05.2009
Бүген, 12 нче майда, Токиода (Япония) “Үсеш тышкы икътисади эшчәнлек банкы” (Внешэкономбанк), Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, “Аммоний” ААҖ, “Мицубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджиц Корпорейшн” компанияләре (Япония) ниятләр турындагы Меморандумга кул куйдылар.
Документ Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплекс төзү проектын гамәлгә ашыру турында.
12.05.2009
11 нче – 12 нче майда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында эш визиты белән Япониядә. Россия делегациясен Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин җитәкли. Япониягә визиты барышында Рөстәм Миңнеханов адреслы очрашулар үткәрде, Россия-Япония икътисади форумында катнашты һәм ике ил губернаторлары конференциясендә доклад белән чыгыш ясады.