Яңалыклар

26.10.2010
Бүген Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды.
25.10.2010
Өлкән буын турында кайгырту – ул дәүләт өстенлеге. Бу хакта РФ Президенты Дмитрий Медведев өлкән кешеләрнең социаль-икътисади хәле мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышын ачканда белдерде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
22.10.2010
Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының кимү тенденциясе тотрыклы дәвам итә. Аларның саны, агымдагы ел башы белән чагыштырганда, 17 меңгә кыскарган. Бүгенге көндә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми теркәлү узган эшсезләр саны 39 мең 158 гә калган. Бу – республикада икътисади актив халыкның 1,96 проценты. Шулай да 13 муниципаль берәмлектә эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечне узып китә. Эшсезләр саны буенча иң югары күрсәткеч – Алабугада. Биредә алар эш көчендәге халыкның 3,64 процентын тәшкил итә. Ә менә 8 муниципалитетта эшсезлек дәрәҗәсе 1 проценттан түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган утырышында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова җиткерде. Видеоконференция режимында оештырылган утырышның төп темасы Татарстанда хезмәт базарының торышы һәм быел хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча төбәк программасының үтәлеше, күрелә торган өстәмә чаралар белән бәйле иде.
22.10.2010
Республикада быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык күп катлы йортларда эшләр тәмамланды. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр ителде.
21.10.2010
Татарстан вәкилләре 2011-2012 елларда Балтия баскетбол лигасы ярышларында катнаша алачак. Бүген Литваның экс-премьеры Казимира Дануте Прунскене Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков белән очрашуда әнә шундый тәкъдим ясады. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
20.10.2010
Төркия Татарстан Республикасының иң мөһим стратегик партнерларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасы тышкы сәүдә генераль секретаре Әхмәт Якыджи белән очрашуда белдерде.

И.Халиков сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасын күп нәрсә бәйли, бу элемтәләрне сакларга һәм арттырырга кирәк.
20.10.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин әфәнде белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләрнең торышы турында фикер алышты.
20.10.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Бөтендөнья статистика көне белән котлады.

ТР Президентының котлавында болай диелә:

“Республикабызның статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйм. Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 2010 елның 20 октябрендә билгеләп үтелә.
19.10.2010
Автомобиль төзелеше, сәнәгатьне модернизацияләү, нанотехнологияләр, энергия саклау, энергиянең альтернатив чыганакларын булдыру, фән һәм мәгариф -Татарстан белән Саксония арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре санала. Россия һәм Алманиянең бу ике төбәге арасында хезмәттәшлекне үстерүнең мөмкин булган юллары хакында бүген Казанда ачылган Татарстан-Саксония форумында фикер алышалар. Билгеле булганча, бу традицион җыен Казан һәм Дрезден калаларында чиратлап оештырыла.
19.10.2010
Татарстанда гамәлгә кертелгән электрон сәүдә системасы федераль дәрәҗәдә дә тормышка ашырыла. Zakazrf.ru федераль электрон сәүдә мәйданчыгында бүгенге көндә 19 миллиард 220 миллион 800 мең сумга 2411 сәүдә килешүе урнаштырылган. Шулар арасында Татарстан тәэмин итүчеләре тарафыннан 868,9 миллион сумга 83 килешү төзелгән. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгының генераль директоры Яков Геллер игълан итте.

Битләр: << 2061 2062 2063 2064 2065 2066 2067 2068 ( 2069 ) 2070 >>