ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белән Универсиада авылында объектларны карап йөргәннән соң, “Буревестник” йөзү бассейнын рәсми ачтылар. Универсиада авылы яртылаш эшли, студентлар анда урнаша тора, Универсиадага дип төзелгән спорт объектлары кулланылышта, дип искәртте ТР Президенты һәм, Казанда Бөтендөнья Универсиадасын уздырырга планлаштырган вакытта аның Татарстан студентлыгына нинди йогынты-нәтиҗә ясаячагын күз алдына да китермәгән идек, дип таныды, ил җитәкчелеге исеменә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Универсиада авылы белән Теннис академиясе арасында урнашкан әлеге бассейн - XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарына дип төзеләсе 29 объектның 24 нчесе, һәм без шушы шатлык уңаеннан килдек, дип белдерде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.