Яңалыклар

17.03.2011

“Төркия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә кардәш Татарстан белән ике арадагы мөнәсәбәтләр мөһим урын тота. Ике ил арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме икътисади кризиска кадәр югары иде. 2009 елдагы авырлыклар аңа үз эзен салды. 2010 ел күрсәткечләрен әле бик уңышлы дип булмый. Без моңа карамастан, товар әйләнешен үстерергә омтылырга тиеш. 2015 елга Төркия белән Россия арасында товар әйләнеше күләмен 100 млрд. долларга җиткерү бурычы куела. Россия-Төркия сәүдә әйләнеше күләмендә Татарстан өлеше сизелерлек урын алырга тиеш”. Бүген Казан федераль университеты мөгаллимнәре һәм студентлары алдында ясаган чыгышында Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган әнә шулай дип белдерде. КФУ да узган очрашуда шулай ук Төркия рәсми делегациясе әгъзалары, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һ.б. рәсми затлар катнашты.

17.03.2011

Казанга Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

16.03.2011
Бүген РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә Гайдар форумы кысаларында “Россия һәм дөнья: инновацион стратегияне эзләгәндә” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул дүрт көн дәвам итәчәк.
16.03.2011
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү бюрократик киртәләрдән котылырга һәм гражданнарның дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгатьләр санын киметергә, шулай ук хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
15.03.2011
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чуашстан Республикасы Президенты Михаил Игнатьев килешү турындагы документны имзалады.
15.03.2011
Казанның Мәскәү урамында урнашкан Фукс йорты 2011-2015 елларга исәпләнгән республикакүләм “Мирас” максатчан программасы кысаларында сафка бастырылачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте. Билгеле булганча, ул башта шәхси милектә санала иде. Шушы көннәрдә инвестор бу милектән баш тарткан.
15.03.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуашстан Республикасы Президенты Михаил Игнатьев “Майский” Теплица комбинаты” ҖЧҖндә булды.
14.03.2011
«PricewaterhouseCoopers» компаниясенең консалтинг һәм аудиторлык хезмәтләре Татарстанның эре предприятиеләре өчен генә түгел, ә кече һәм урта бизнес өчен дә кызыклы һәм файдалы булырга мөмкин. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков «PwC» компаниясе вәкилләре белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
13.03.2011
Якындагы перспективада нефть чыгару Татарстан икътисадының нигезе булачак. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда әнә шул хакта хәбәр итте.
12.03.2011
Бүген Мәскәү мэры Сергей Собянинга IT-технологияләр өлкәсендә Татарстан эшләнмәләре тәкъдим ителде. Кунакны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Битләр: << 2031 2032 2033 2034 2035 2036 2037 2038 ( 2039 ) 2040 >>