Яңалыклар

05.04.2011

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә “Ford” компаниясе һәм “Соллерс”ААҖ топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты. Яклар “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Ford” автомобильләрен җитештерү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләсен карады.

05.04.2011

29 апрельдә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу үзәгендә быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты узачак. Республиканың 9 шәһәрендә үткән фестивальнең сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, 18-22 апрель көннәрендә Казанда узачак суперфиналга 3300 егет һәм кыз чыккан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, башкаручы директор Ландыш Шәрәфетдинова сөйләде.

04.04.2011
Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр үсеше нигезендә мәдәни элемтәләр ята. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Согуд Гарәбстаны делегациясе белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева шулай дип белдерде. Делегацияне Согуд Гарәбстанының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Али Хәсән Җәгъфәр белән мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам җитәкли. Согуд Гарәбстаны делегациясе Татарстанга Ислам китапханәсе ачылышында катнашу өчен килде.
04.04.2011
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков -“Татарстан” ДТРК төбәк департаменты җитәкчесе - генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов белән очрашты.
04.04.2011
4-8 апрель көннәрендә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында (Мәскәү) Россия Федерациясе субъектларының югары вазифа биләүче затлары өчен оештырылган өстенлекле социаль-икътисади мәсьәләләргә багышланган семинар уза. Семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
03.04.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов борынгы Болгар шәһәрендә төзелеш һәм реставрация объектларында булды.
01.04.2011
Бүген Түбән Камада “Түбән Кама нефтехим” ААҖ завод идарәсендә Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов рәислегендә Татарстан белән Башкортстанның нефть, газ, химия өлкәсен үстерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.
01.04.2011
Янгын куркынычы зур булган сезон башланганчы, илнең барлык төбәкләрендә урман янгыннарын сүндерүгә кагылышлы җыелма планнар эшләнеп, кабул ителергә тиеш. Бүген Россиядә урман янгыннарын профилактикалау һәм кисәтү мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсендә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков шулай дип белдерде. Селектор киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
01.04.2011
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның видеоконференция режимында узган утырышында катнашты. Ул “Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аналарга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан округта гамәлгә ашырыла торган чаралар” дигән темага багышланган иде. Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота рәислегендә узды.
31.03.2011
РФ Социаль иминият фондының ТР төбәк бүлеге белән 1 апрельдән Рамил Гайзатуллин идарә итә башлый. Бүген яңа идарәчене коллективка ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән РФ Социаль иминият фондының Оештыру- кадрлар белән эшләү департаменты башлыгы Владимир Исаков тәкъдим итте.

Битләр: << 2031 2032 2033 2034 ( 2035 ) 2036 2037 2038 2039 2040 >>