Яңалыклар

24.06.2011

Бүгенге көндә республикада 28 муниципаль берәмлектәге 144 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

23.06.2011

Кичә Татарстан Республикасы башкаласына Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев җитәкчелегендәге делегация килде.

23.06.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла, ул анда “Россия аграр хәрәкәте” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең V съезды утырышында катнаша.

23.06.2011

Бүген Әлмәтнең “Татнефть” ААҖ бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновны хөрмәтләде. Ул хоккей буенча Россия җыелма командасын җитәкләр өчен Татарстаннан китә.

23.06.2011

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 ел нәтиҗәләре буенча “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә югары бәя бирде.

23.06.2011

Бүген “Татнефть” ААҖ акционерлары җыелышы 15 кешедән торган Директорлар советын сайлады, аның составы үзгәрешсез калды. Аңа Татарстан Республикасыннан “алтын акция” хокукы нигезендә, элеккеге кебек үк, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.

22.06.2011

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов Россия Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалков белән очрашты.

22.06.2011
Хәзер Татарстандагы һәр ата-ана I.Hhalikov@tatar.ru электрон адресы буенча Премьер-министрның шәхсән үзенә хат юллап, балалар бакчаларына чиратка язылу буенча гозерләрен, электрон чират системасының эшчәнлегенә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен юллый ала. Бу хакта бүген журналистлар белән булган әңгәмәсендә Илдар Халиков үзе хәбәр итте.
22.06.2011

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

21.06.2011

Бүген Чаллыда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе бүлегенең яңа бинасы ачылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шәһәр мэры Васил Шәйхразиев, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция полковнигы Павел Николаев катнашты.

Битләр: << 2011 2012 2013 2014 2015 2016 ( 2017 ) 2018 2019 2020 >>