Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында азык-төлек, автомобиль, төзелеш һәм станоклар төзү өлкәсендәге дүрт яңа проект каралды. Чара ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта, аерым алганда, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Махсус икътисади зоналар һәм проектларны финанслау департаменты директоры урынбасары Вадим Третьяков, “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Вера Гогишвили, “Алабуга” махсус икътисади зонасының потенциаль резидентлары булган компания вәкилләре катнашты.