Яңалыклар

22.06.2012
Бүген Чувашия Республикасына ике көнлек эш сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чабаксарда “Стратегик новацияләр вакыты” дип исемләнгән V икътисад форумы ачылышында катнашты.
22.06.2012
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының идарә итүче директоры Шри Мульяни Индравати ханым белән очрашты
22.06.2012
Бүген Санкт-Петербургта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Делойт" (Deloitte) компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы ("Ленэкспо") кысаларында узды.
21.06.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Архангельски өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты.
21.06.2012
Бүген ТР Дәүләт Советының 30 нчы утырышында депутатлар “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” һәм “Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында” Федераль законны тормышка ашыру турында” закон проектын тулаем кабул итте.
21.06.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ABB Group” Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг белән очрашты. Очрашу “Ленэкспо” (Санкт-Петербург) күргәзмә үзәгендә ачылган Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
21.06.2012
Европа эшләре буенча һәм Финляндиянең тышкы сәүдә министры Александер Стубб Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кылачак. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндия Президенты Саули Нийнисте очрашуында сүз барды.
21.06.2012
“Казаньоргсинтез” ААҖ өчен 2011 ел нәтиҗәләре һәм компания тарафыннан соңгы өч елда гамәлгә куелган инвестицион сәясәт яхшы перспективаларга җитди нигез булып тора, дип саный ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Бүген республика Хөкүмәте җитәкчесе “Казаньоргсинтез” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты, анда предприятиенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
21.06.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эшлекле иртәнге ашта катнашты, аны Саклык банкы һәм Бөтендөнья икътисад форумы оештырды.
20.06.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Фәннәр академиясенең еллык Гомуми җыелышында катнашты. Ул фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Татарстан Фәннәр академиясенең илдәге иң зур фән үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

Битләр: << 1891 1892 1893 1894 ( 1895 ) 1896 1897 1898 1899 1900 >>