Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Атлантик” халыкара мәгариф үзәгенең попечительләр советы рәисе, РФ мәгариф һәм фән министры киңәшчесе Феликс Шамхалов һәм “Атлантик” халыкара мәгариф үзәгенең генераль директоры Фарук Кай белән очрашты. Шулай ук ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда вице-премьер – республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметднов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин катнашты.
Венчур фондлары белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла торган венчур проектларының санын арттыру ТР ИВФ җитәкчелегенең төп бурычларының берсе булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында узган “Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фонды” ГНО попечительләр советы утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАИФ-НК” заводында “Евро-5” дизель ягулыгы производствосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Предприятие экологик стандартка туры килә торган “Евро-5” дизель ягулыгы җитештерә башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чуашия дәүләт бәйрәме – Республика көненә багышланган чараларда катнашты.