Бүген ТР Баулы шәһәрендә Өлкәннәр көненә багышланган зур ярминкә үтте. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Баулы шәһәренең үзәк мәйданында якты төсләрдән һәм продуктларның күплегеннән күзләр уйный. Киштәләр табигатьнең байлыклары белән тулы: бал, яшелчәләр, ит, балык һ.б.